Илкүләм проектлар һәм дәүләт программалары кысаларында белем бирү объектлары төзелеше, 3 мәктәп буенча, шулай ук мәктәп белән балалар бакчасы уртак проекты буенча эшләр башкару 70% ка җитте. Иң югары үтәлеш проценты Байлар Сабасында теркәлгән - 90%. Балалар бакчасында төзү-монтаж эшләренең күләме 35% тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Сәламәтлек саклау өлкәсендә 61 объект төзелеше дәвам итә. Аларның күбесе беренчел звенога карый. Алар арасында 52 ФАП: төзү-монтаж эшләрен башкару 56% тәшкил итә. Бу атнада Бөгелмә һәм Нурлат районнарында объектлар тәмамланган. 2 поликлиника, 3 РҮХ, 2 гомуми практика табибы офислары буенча эшләр 30% ка башкарылган. Стационар медицина учреждениеләренең тагын 2 бинасы «Стационарларны төзү һәм капиталь ремонтлау” республика программасы буенча төзелә. Алар буенча эшләр 86% ка ябылган.
«Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында 7 объект буенча эшләр 27% ка башкарылган. Чаллыда «Мастеровые» драма театры бинасы төзелеше 85% - ка бәяләнә. Әлеге программа буенча барлыгы 8 объект төзелә.
Федераль һәм республика акчаларына җәмәгать урыннарын төзекләндерү буенча зур эш күләме каралган. Бүгенге көндә 65 территория буенча эшләрнең гомуми үтәлеше 30% тәшкил итә.
Шулай ук республика программалары кысаларында 6 ябык футбол манежы, 4 универсаль спорт мәйданчыгы һәм бер блок-модульле чаңгы базасы төзелә.
6 балалар сәламәтләндерү лагерен төзү буенча эшләр 50% ка башкарылган. Эчке эшләр министрлыгының административ бинасы 19% ка әзер. Башкарма комитетларның 9 бинасының әзерлеге 61% - ка бәяләнә. «Халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пунктларын төзү» программасы буенча эшләр 46% ка башкарылган.