Татарстан ТКХ мәсьәләләре буенча идарә итү тәҗрибәсен уртаклаша

2022 елның 15 июле, җомга

Бүген ТР Төзелеш министрлыгында министр урынбасары Илдус Насыйров рәислегендә Чувашия республикасының торак-коммуналь хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре «Татарстан Республикасының күпфатирлы йортлары белән идарә итүче оешмалар бердәмлеге» ассоциациясе вәкилләре белән очрашты.

Тәҗрибә уртаклашу кысаларында капиталь һәм агымдагы ремонт, күп фатирлы йортларны карап тоту өлкәсендәге мәсьәләләр каралды. Чувашия делегациясе вәкилләре торак төзелешләрдә иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерүнең инновацион проектлары буенча мәгълүмат алды. Шулай ук законнардагы таләпләр һәм төзәтмәләр, ТКХ өлкәсендә норматив-хокукый көйләүдә үзгәрешләр перспективалары турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International