Быел республиканың 118 мәктәбендә ремонт эшләре башкарылачак. Шуларның 52се-республика программасы буенча, 66сы - федераль акчаларны җәлеп итеп.
Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыйров һәм ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин Татарстанда мәгариф объектларын капиталь ремонтлау барышы турында сөйләде.
“Төзелеш сезоны кызганнан-кыза бара. Барлык объектларда да эшләр яхшы темпларда бара. Федераль бюджеттан субсидияләр -2,278 млрд. сум. Моннан тыш, республика бюджетыннан 1,5 млрд.сумнан аз гына артык күләмдә финанслау бара. Бүгенге көндә республика мәктәпләрендә башкарылган эшләрнең гомуми күләме 62% тәшкил итә. Барлык төзү-монтаж эшләрен 15-20 августка тәмамлау планлаштырыла”, - диде Илдус Насыйров. Министр урынбасары шулай ук кайнар аш белән тәэмин итүне оештыру программасын гамәлгә ашыру буенча 167 объектта 1 млрд.сумга ремонт эшләре алып барылуын да әйтте. “Әлеге акчаларның зур өлешен җиһазлар алып тора, хәзер сатып алу эшләре бара. Ремонт эшләре 24,5% ка башкарылган”, - дип билгеләп үтте ул.
22 балалар бакчасында төзү-монтаж эшләре бүгенге көндә 60% ка башкарылган.