ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев «Чемпионнар йорты» төзелешен башлап җибәрү тантанасында катнашты.
“Спорт станциясе” торак комплексында “Чемпионнар йорты” Лаеш территориясе өчен проектланган, гомуми мәйданы 36,5 мең кв.метр булган 803 фатирга исәпләнгән. 10-19 катлы алмаш катлы бина Казанның экологик чиста районында урнашкан эре урман массивына якын урында төзеләчәк. Объектны файдалануга тапшыру 2025 елга планлаштырылган.
«Татарстанда бүгенге көнгә 1,9 млн.кв. метр торак файдалануга тапшырылган. Бу еллык планның якынча 60% ын тәшкил итә: без яхшы темплар белән барабыз. Әлбәттә, иң зур өлешне ИЖС тәшкил итә, әмма бу гаҗәп тә түгел. 1,9 млн. кв.метр торакның 1,1 млн. ы ИЖС өлешенә туры килә, калганы – күп фатирлы торак», - дип сөйләде Илшат Гыймаев.
Ул билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә Лаеш торак төзелеше өлкәсендә республиканың үсеш нокталарының берсе булып тора. Бу территориянең үсеше берничә ел дәвамында барачак һәм 2030 елга кадәр дәвам итәчәк.