Нурлатта капиталь төзекләндерүдән соң җәмәгать судьялары участоклары бинасы ачылды.
Ремонт барышында бинада фундаментны гидроизоляцияләү, коммуникацияләрне, түбә һәм тәрәзәләрне алмаштыру, эчке бизәкләү һәм территорияне төзекләндерү эшләре башкарылган. Шулай ук яңа җиһазлар куелган һәм халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен шартлар булдырылган.
Яңартылган бинаны ачу тантанасында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигмәтуллин, ТР юстиция министры Рөстәм Заһидуллин, ТР Югары суды рәисе Илгиз Гыйләҗев, ТР Суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Салихов, Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин һәм башкалар катнышты.