“Салават күпере”ндә социаль ипотека буенча төзелгән ике йорт файдалануга тапшырылды

2020 елның 5 феврале, чәршәмбе

Бүген Казанның “Салават күпере” микрорайонында Илһам Шакиров урамында төзелгән һәркайсы 198 фатирдан торган 9 һәм 5 номерлы ике йорт файдалануга тапшырылды. Яңа йортларда бюджет оешмаларында эшләүчеләр, ятим балалар, грант алучы табиблар, шулай ук авария һәлендәге торакларлардан күчеп килүчеләр яшәячәк.

Йортларны төзүче – инвестор  - ТР Президента каршындагы Дәүләт торак фонды. Техник заказчы – “Баш инвестиция-төзелеш идарәсе” дәүләт казна учреждениесе, подрядчы – “Ак Барс Строй” ҖЧҖ. Йортларның һәркайсы 18 каттан, 2  подъездан тора. Фатирларның гомуми мәйданы якынча 10 мең кв.метр.

“Салават күпере” микрорайонының өченче кварталында социаль ипотека программасы кысаларыдна һәркайсы 340 фатирдан торган өч йорт төзелә. Аларның техник әзерлеге 18 – 48 процент.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International