Татарстан Республикасында 2020 елда медицина учреждениеләрен төзү һәм капиталь төзекләндерү мәсьәләләре бүген ТР Баш инвестиция-төзеше идарәсендә узган киңәшмәдә каралды. Чара идарәнең Көньяк-Көнчыгыш, Яр Чаллы һәм Көнбатыш территориаль бүлекләре белән видеоконференцэлемтә режимында уздырылды.
Киңәшмәне ТР Баш инвестиция-төзеше идарәсе директоры Марат Айзатуллин уздырды. Анда шулай ук ТР сәламәтлек саклау минстры урынбасары Илдар Фатыйхов, проект һәм подряд оешмалары вәкилләре катнашты.
2020 елда республикада барлыгы 43 фельдшер-акушерлык пунктын төзү планлаштырылган, алырның 7 се – “Сәламәтлек саклау” милли проектын гамәлгә кую кысаларында төзеләчәк. Бүгенге көндә барлык объектлар буенча проект-эзләнү эшләре башкарыла һәм аукционга тапшыру максатында документлар туплана.
Киңәшмәдә катнашучылар шулай ук республикада кабул итү-диагностика бүлекләрен төзү һәм капиталь төзекләндерү программасын формалаштыру һәм башка сәламәтлек саклау объектларын төзү буенча фикер алышты.