ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы объектларны капиталь ремонтлау буенча республика программаларын гамәлгә ашыру турында сөйләде

2021 елның 10 мае, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин социаль объектларны һәм ведомство карамагындагы учреждениеләр биналарын капиталь ремонтлау буенча республика программаларын гамәлгә ашыру турында сөйләде.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре биналарын капиталь ремонтлау программасы. 13 объектның 3се генә эштә калган әле. Биредә план үтәлеше – 96%.

Ветеринария идарәсенә караган учреждениеләрне капиталь ремонтлау программасы буенча 10 объект әзер, эшләр икесендә дәвам итә.

Авыл җирлекләре башкарма комитетларының (советларының) биналарын (урыннарын) капиталь ремонтлау программасы паспортында каралган 15 объектның 5се тапшыруга әзер һәм 10сы тәмамланып килә. Төзелеш-монтаж эшләре (СМР) 82%ка башкарылган.

Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы биналарны капиталь ремонтлау программасы 77%ка үтәлгән. Барлыгы 27 объект ремонтланырга тиеш. Әлегә эшләр 15ендә дәвам итә, 12се әзер инде.

Стационар социаль хезмәт күрсәтү оешмаларында капиталь ремонт программасына быел 29 объект кертелгән. Тулаем алганда, төзелеш-монтаж эшләре 61%ка башкарылган, 7 объект тәмамланган. 22сендә эшләр бара.

Муниципаль архивларны капиталь ремонтлау программасы буенча 2021 елгы 8 объектның икесендә эшләр тәмамланган. Ремонтлана торган 6 объектта башкарылган эшләр күләме 55%тан артып киткән.

Белем бирү оешмаларын капиталь ремонтлау һәм реконструкцияләү программасы. Аңа барлыгы 213 объект кертелгән: 53 балалар бакчасы, 148 гомуми белем бирү һәм 12 коррекцион мәктәп. Ике гомуми белем бирү мәктәбендә капиталь ремонт тәмамланган. 19да ул әлегә дәвам итә.

Түбән Кама районында капиталь ремонт программасына кертелгән Сухарево урта гомуми белем бирү мәктәбе реконструкцияләнә. Хәзерге вакытта эшләр 20%ка үтәлгән.

Бер коррекцион мәктәп тәмамланды. Тагын бер эш 54% ка башкарылган.

Балалар бакчаларын капиталь ремонтлау буенча 27 объектның өчесе тәмамланган. 21 балалар бакчасы актив ремонтлана.

2021 елгы план нигезендә шулай ук гомуми белем бирү оешмаларында 116 функциональ зоналарны ремонтлау каралган. 37 объект тәмамланган. 33 районда урнашкан 79 объект эшләнә. Тулаем алганда, төзелеш-монтаж эшләре 61%ка үтәлгән.

Стационарларны капиталь ремонтлау программасы буенча 2021 елда 20 объект тапшырылырга тиеш. 12 объектта эшләр 38%ка башкарылган.

Яшелчә саклагычларын капиталь ремонтлау программасына кертелгән 5 объектның 1сендә эшләр 20%ка гамәлгә ашырылган.

Спорт объектларын капиталь ремонтлау программасына 10 объект кертелгән. Шуларның 8ендә эшләр 45% ка үтәлгән.

Милли гвардия гаскәрләренең федераль хезмәте идарәсе объектларын капиталь ремонтлау программасы буенча тапшырылырга тиешле 11 объект буенча 4 объект тәмамланган. Калган объектларда эшләр 39% тәшкил итә.

«Чистарту корылмаларын модернизацияләү һәм канализация челтәрләрен капиталь ремонтлау» программасы буенча 8 объектның 2сендә эшләр тулысынча тәмамланган, өч объектта эшләр бара.

"Халыкны эчәр сулар белән тәэмин итү" программасы буенча 127 объект ремонтланырга тиеш. 2021 елда аны тормышка ашыруда 45 муниципаль берәмлек катнаша. 28 муниципалитет эшкә керешкән.

Шулай ук министр күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыруның барышы турында кыскача хәбәр итте, аңа быел 948 объект кертелгән. «Торак фонды мониторингы» системасы мәгълүматлары буенча, 8 майга 971 млн. сумлык эшләр башкарылган. Бу программа лимитының 15%тан артыгы дигән сүз. Шул ук вакытта 13 муниципаль берәмлектә дә эшләр башланмаган. Башлыкларга мөрәҗәгать итеп, министр ремонт эшләре срокларын үтәргә өндәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International