Марат Айзатуллин архитектура һәм төзелеш проблемалары буенча 72 нче Халыкара фәнни конференциянең пленар утырышында катнашты

2021 елның 12 мае, чәршәмбе

Чара Рәссәйдә игълан ителгән фән һәм технологияләр елы һәм Татарстанда төзелеш тармагының 100 еллыгына багышланган иде. Бүген Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында архитектура һәм төзелеш проблемалары буенча 72 нче Халыкара фәнни конференциянең йомгаклау утырышы булды, чарада Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин катнашты. Фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашу Казанда мәктәптә атканда һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алудан башланды. Үзенең чыгышын башлап, министр билгеләп үткәнчә, һәрвакытта да теләсә кайсы ил икътисады үсешендә төзелеш тармагы, аның драйверы һәм шул ук вакытта тотрыклылык факторы буларак, аеруча роль уйнаган. Нәкъ менә төзелеш процессларында җәмгыятьнең һәм кешенең уңайлы яшәү мохитендәге табигый ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә ярдәм итүче матди уңайлыклар тудырыла, икътисадның калган тармаклары өчен төп фондлар формалаша. Төзелеш министрлыгы башлыгы үз чыгышында 2009 елдан алып 2018 елга кадәр Татарстанда ел саен 2 млн 400 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылуын искәртте. Һәм соңгы ике елда бу күрсәткеч 2 млн. 680 мең квадрат метрга кадәр арткан. «2030 елга Рәссәй буенча торак төзелеше күләмен 120 млн.кв. метрга кадәр арттыру, «Яшәү өчен уңайлы һәм куркынычсыз тирәлек» илкүләм максатларына ирешү кысаларында, илебез Президенты Владимир Владимирович Путин тарафыннан билгеләнгән төзелеш тармагы өчен төп күрсәткеч булып тора. Республика алдында бу вакытка 3,5 млн квадрат метр торак тапшыру бурычы тора», - дип ассызыклады Марат Айзатуллин.

Пленарда катнашучылар белән очрашу барышында төзелеш тармагын цифрлаштыру, төзелеш проектларын экологик яктан тәэмин итү, территорияләрне комплекслы үстерү, энергия нәтиҗәлелеген арттыру һәм яңартыла торган энергетиканы үстерү перспективаларына кагылышлы актуаль мәсьәләләр каралды. Утырыш эшендә Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты ректоры, техник фәннәр докторы, профессор Рәшит Низамов, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының фәнни-тикшеренү эшләре буенча проректоры, техник фәннәр кандидаты, доцент Евгений Вдовин һәм фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты. Моннан тыш, университетның фәнни-педагогик хезмәткәрләре – техник фәннәр кандидаты, «Җылылык энергетикасы, газ белән тәэмин итү һәм вентиляция» кафедрасы доценты Арслан Җиһаншин һәм сәнгать фәннәре кандидаты, дизайн кафедрасы доценты Александра Михайлова докладлар белән чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International