Татарстан Идел буе федераль округы төбәкләре арасында күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасының еллык күләме буенча алда бара

2021 елның 26 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы, гадәттәгечә, Идел буе федераль округы төбәкләре арасында күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасының еллык күләме буенча алда бара. 2021 елда программа паспортына 948 күп фатирлы йорт кертелгән. «Торак фонды мониторингы» системасы мәгълүматлары буенча, 24 апрельгә 735 млн.сумлык эш башкарылган, бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Алексей Фролов төзелеш өлкәсендә кайбер программаларның үтәлеше турында сөйләде. Әйтик, бүгенге көндә эшләрнең иң зур проценты авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре биналарын капиталь ремонтлау программасы буенча башкарылган. 13 объектның 9ы файдалануга тапшырылган, тагын 4сендә эшләр актив бара. Программаның күләме 91%ка үтәдгән.

Ветеринария идарәсенә караган учреждениеләрне капиталь ремонтлау программасы кысаларында эшләр нәкъ шул кадәр башкарылган: 10 объект әзер, эшләр икесендә дәвам итә.

Җирлекләрнең башкарма комитетлары биналарына капиталь ремонт ясау программасы буенча планлаштырылган эшләрнең күләме 73% ка үтәлгән. Өч объект әзер, 12 объект ахырына якынлаша.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы биналарны капиталь ремонтлау программасының яртысыннан артыграгы (62% ка) үтәлгән. Программа паспортына быел 27 объект кертелгән. Шуларның 10сы файдалануга тапшырылган, 17сендә төзелеш-монтаж эшләре актив бара.

Быел стационар социаль хезмәт күрсәтү оешмаларында капиталь ремонт программасы буенча 29 объект тапшырылырга тиеш. 22 объект актив ремонтлана, шул ук вакытта 4се төгәлләнгән инде. Гомумән алганда, төзү-монтаж эшләре 51%ка башкарылган.

Ике атна элек яшелчә-бәрәңге саклагычларын капиталь ремонтлау программасы старт алган. Әлегә эшләр бер объектта бара – анда төзү-монтаж эшләре 10%ка үтәлгән.

Спорт объектларын капиталь ремонтлау программасына кертелгән 8 объект буенча эшләр 40% ка үтәлгән.

Милли гвардия гаскәрләренең федераль хезмәте идарәсе объектларын капиталь ремонтлау программасы кысаларында быел 11 объект ремонтланачак. Эшләр инде 4сендә тәмамланган, тагын 6сында эшләр бара.

Белем бирү оешмаларын капиталь ремонтлау һәм реконструкцияләү программасы үз эченә 213 объектны ала. Бу – 148 мәктәп, 53 балалар бакчасы һәм 12 коррекцион мәктәп. Объектларда динамика түбәндәгечә: капиталь ремонт ике мәктәптә тәмамланган, 19 гомуми белем бирү учреждениесендә эшләр бара. ТМЭның гомуми үтәлеше 39% тәшкил итә. 1 коррекцион мәктәптә капиталь ремонт тәмамланган, тагын берсе актив ремонтлана.

Моннан тыш, план буенча гомуми белем бирү оешмаларында 116 объектның функциональ зоналарын ремонтлау зарур. Шул ук вакытта 33 объект тәмамланган. Бүгенге көндә 33 муниципаль районда урнашкан 77 объект эшли. Башкарылган эшләрнең гомуми проценты 48% тәшкил итә.

Быел 27 балалар бакчасы капиталь ремонтлана. Шуларның өчесендә эшләр тәмамланган, 18е хәзерге вакытта ремонтлана.

Муниципаль архивларны капиталь ремонтлау программасы буенча 9 объектның 2се тәмамланган. 6 объектта төзелеш-монтаж эшләре актив бара, аларның үтәлеше 36%ка җитә.

"Чистарту корылмаларын модернизацияләү һәм канализация челтәрләрен капиталь ремонтлау" программасы буенча 8 объектта эшләр планлаштырылган, шуларның 6сында эшләр башланган.

2021 елда «Халыкны эчәр сулар белән тәэмин итү» программасы 45 муниципаль берәмлеккә дә кагыла. Барлыгы бу 127 объект. Бу программа буенча эшләр 18 муниципаль берәмлектә башланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International