Татарстан Республикасында 2021 елга торак төзелеше планы 40 процентка үтәлгән

2021 елның 17 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасында быел 42 фельдшер-акушерлык пункты (ФАП), 4 табиб амбулаториясе, 1 гомуми практика табибы офисы төзелергә тиеш. Әлеге программа буенча эшләр башлангыч этапта. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Алексей Фролов хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә сәламәтлек саклау линиясе буенча подрядчылар 17 ФАП төзиләр. Алар буенча үтәлеш – 2%, амбулаторияләр буенча эшләр башкару – 3%.

Чистай РҮХ бинасын (бина медицина стационарларын төзү республика программасы кысаларында төзелә) төзү эшләре 35%ка башкарылган.

Авыл җирлекләре башкарма комитетлары (Советлары) биналарын (урыннарын) төзү программасы буенча объектларда төзү-монтаж эшләре 34%ка башкарылган (барлыгы шундый 13 объектны тапшыру каралган).

Блоклы модульле чаңгы базаларын төзү программасы буенча быел 2 объектны тапшырырга кирәк, шуларның берсе инде (Апас районы) тәмамланган. Әлеге программа буенча безнең планда каралган төзелеш-монтаж эшләре 62%ка үтәлгән.

Быел планлаштырылган 9 универсаль спорт мәйданчыгының 8е төзелә. Эшләр күләме 13%ка башкарылган.

Моннан тыш, каркас-тасмалы һәм административ биналы (Әлмәт, Бөгелмә, Зәй, Чистай районнары) ябык 4 футбол манежын төзү башланган. Биредә әлегә башкарылган эшләр күләме 7%тан артмый.

Шулай итеп, спорт объектларын төзү программасы кысаларында барлыгы 15 корылма төзелергә тиеш.

Авыл хуҗалыгында гамәлгә ашырыла торган программалар турында сөйләгәндә, Алексей Фролов түбәндәгеләрне хәбәр итте: сыер абзарлары һәм сарык фермалары төзү программасы кысаларында төзелә торган 7 объектның икесендә эшләр алып барыла. Башланган объектлар Ютазы һәм Кукмара районнарында урнашкан.

Силос-сенаж траншеяларын төзү программасына 2021 елда 67 объект кертелгән. Төзү-монтаж эшләре планның 22,68%ында башкарылган. Шул ук вакытта 10 объект төзелә, 4 объект инде төгәлләнгән (Актаныш районында –  3, Тукай районында – бер объект).

Илкүләм проектларга килгәндә, объектлар 11 федераль программа кысаларында төзелә яки реконструкцияләнә.

«Торак» федераль проекты буенча төзелә торган 1,5 мең урынга исәпләнгән мәктәпкә җиһазлар кайтарыла.

«Торак» һәм «Хатын-кызлар мәшгульлегенә ярдәм итү» федераль проекты буенча республикада 16 балалар бакчасы төзелә. Эшләрне башкару 36% тәшкил итә.

«Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты буенча Кукмара шәһәрендә спорт залы төзелә. Эшләр күләме 63,05%ка башкарылган.

Бүгенге көндә 2 млн 670 мең кв.метр торак төзелеше планы 40%ка диярлек үтәлгән.

Коммерциячел торак линиясе буенча гомуми мәйданы 1 млн 265 мең кв. метр булган 164 йорт файдалануга тапшыру планлаштырыла. 60 күп фатирлы торак йорт төзү тәмамланган, бу планның 25,0%ын тәшкил итә.

Калган 104 коммерция йортының әзерлек дәрәҗәсе түбәндәгечә: 49 йорт әзер диярлек; 35 йорт уртача әзерлектә (30% -70%); 20 йортта әзерлек өчтән бер (0% -30%) күләмендә.

Социаль ипотека программасы кысаларында 280 мең кв. метр мәйданда 161 йорт планлаштырылган. 76 мең кв. метр мәйданлы 39 йорт хәзерге вакытта төзелгән (планның 27,0%ы). Шул ук вакытта 75 соципотека оешмасы 75%тан артык әзер.

Шәхси торак төзелеше буенча план 60%ка диярлек үтәлгән: план буенча 8 330 объектта 4 940 индивидуаль торак йорт тапшырылган.

Хезмәтне саклауга килгәндә, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге ел башыннан бирле 616 тикшерү үткәргән. Аларның нәтиҗәләре буенча чыгарылган карарларның гомуми суммасы 3 млн 555 мең сум тәшкил итә. Үзлегеннән җайга салынучы оешмалар көче белән 686 тикшерү үткәрелгән.

Дәүләт программалары кысаларында төзелә торган объектларда аларның төп заказчысы  – «Главинвестстрой " ДКУ ел башыннан бирле 450 тикшерү уздырган.

Санитар-экологик ике айлык тәмамланырга ике атнадан артык вакыт калып бара (2021 елның 1 апреленнән 31 маена кадәр үткәрелә), аның кысаларында «Чиста төзелеш» тармак чарасы үткәрелә. 1 апрельдән башлап, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге белгечләре объектларга 406 тапкыр чыкканнар. Тикшерүчеләр тарафыннан 39 хокук бозу очрагы ачыкланган, 41 беркетмә төзелгән, 29 юридик һәм вазыйфаи зат административ җаваплылыкка тартылган, штрафларның гомуми суммасы 1 млн 631 мең сум тәшкил иткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International