Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин Казанда гамәлгә кертелгән "МЧС" торак комплексының күп фатирлы йортын карадылар

2021 елның 30 апреле, җомга

Бүген Казанда Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озак вакыт дәвамында тапшырылмыйча торган һәм, ниһаять, сафка кертелгән күпфатирлы йортларны карадылар.

Башта Зур Урамдагы күп фатирлы торак йортларн карадылар («МЧС " ТК йортлары).

Әлеге торак комплексын төзүче "ФОН" ҖЧҖ  иде. Өлешләп катнашу буенча беренче килешүләр 2011 елда төзелгән булган. Сафка кертүне 2014 елның 3 кварталына планлаштырган булганнар. 2019 елда төзүче "ФОН" ҖЧҖ банкрот дип танылды.

2020 елның июнендә өлешләп төзүдә катнашучы гражданнар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы фондына "ФОН" ҖЧҖнең төзелеп бетмәгән өч йортына төзүче хокуклары тапшырылды. Төзелеш-монтаж эшләре башланды. Объектта подрядчы булып "Ак Таш" СМК" ҖЧҖ  эшкә кереште. Фондка "МЧС" ТКның икенче йорты буенча, объектны файдалануга тапшырганнан соң, алданган өлешчеләргә тапшыру буенча йөкләмәләр бирелде

Бүгенге көндә 2 нче номерлы торак йорт (бу 522 фатир, шулай ук әйбер саклау бүлмәләре, парковка) файдалануга тапшырылган. Төзелешне тәмамлау Өлешләп төзүдә катнашучы гражданнарның хокукларын яклау фонды белән төзелгән килешүләр кысаларында өлешчеләргә ярдәм итү федераль программасы буенча башкарылды. Төзелешне финанслау Татарстан Республикасы һәм федераль бюджет акчалары хисабына гамәлгә ашырылды.

Рөстәм Миңнеханов, Марат Хөснуллин, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин, шулай ук Казан мэры Илсур Метшин файдалануга тапшырылган йортны карап чыктылар, яңа фатирларга керделәр, шулай ук өлеш кертеп фатир алучылар белән аралаштылар. Фатир алучылар республика җитәкчелегенә һәм федераль үзәккә объектларны төзеп бетерүдә ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерделәр. Өлешчеләр арасында күп балалы гаилә дә бар.

Моннан тыш, "МЧС" торак комплексында тагын 2 проблемалы объект кала, аларны 2021 елның 2 кварталы ахырында файдалануга тапшыру планлаштырыла. "МЧС" ТК 3 һәм 4 номерлы йортларны тапшырганнан соң, 451 һәм 253 гражданның хокуклары торгызылачак.

Аннары Марат Хөснуллин һәм Рөстәм Миңнеханов Достоевский ур., 57 адресы буенча урнашкан күпфатирлы торак йортны (подрядчы – «БРИЗ»компанияләр төркеме) карап чыктылар. Казанда бу объект - республиканың иң озак төзелүче. Гражданнар белән өлешләп катнашу буенча беренче шартнамәләр 2003 елда төзелгән булган. Йортны төзүче - Рәшид Аитовның "Фирма Свей" ҖЧҖ. Йорт  2005 елның 1 нче кварталында сафка кертелергә тиешле булган. Әмма төзелеш эшләре туктатыла, ә 2011 елда төзүче компания банкрот дип таныла.

Объекттагы төзелеш эшләре 2020 елның июнендә, Өлешләп төзүдә катнашучы гражданнарның хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы фондына 2020 елның маенда "Фирма Свей" ҖЧҖ төзүчесенә хокук тапшырылганнан соң, яңадан торгызыла.

Төзелеш эшләре «Сәдака» подрядчы оешмасы («Бриз»компанияләр төркеменә керә) тарафыннан башкарыла. Достоевский ур., 57 адресы буенча торак йорт төзелешен тәмамлау буенча эшләрне финанслау Татарстан Республикасы һәм федераль бюджет акчалары хисабына башкарыла.

Достоевский урамындагы күп катлы йортта Рөстәм Миңнеханов һәм Марат Хөснуллин шулай ук фатирларны карадылар, төзелешнең сыйфатын бәяләделәр. Бу объект якын арада файдалануга тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International