“Казан Экспо” күргәзмә үзәгендә яңа концертлар залын ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ачты. Чара Туган тел көне һәм татар шагыйре Габдулла Тукай тууына 133 ел тулуга багышлап уздырылды.
«Сезне Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның туган көне белән котлыйм. Республикабызда мондый зал юк иде әле, һәм менә без аны төзедек. Никадәр уңайлы икәнен үзегез бәяләгез. Безнең аэропортка Габдулла Тукай исеме бирелде, ә яңа концерт залына без Илһам Шакиров исемен бирдек», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Бүген “ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе” ДКУ директоры Марат Айзатуллин 2019 елда универсаль спорт мәйданнары һәм модульле чаңгы базалары төзү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Чара ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсендә Яр Чаллы һәм Көнбатыш җирлек бүлекләре белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Фикер алышуда шулай ук РТ Спорт министрлыгы, проект һәм подряд оешмалары вәкилләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кукмара районында эш сәфәрендә. Анда ул «Мастер и камень Индустрия» таш эшкәрү фабрикасында булды.
Фабриканы карауда “ТР Инвестиция-төзелеш баш идарәсе” ДКУ директоры Марат Айзатуллин катнашты.
Бүген иртән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәген һәм Казан елгасы яр буе урамын җәяү узып карады. Рөстәм Миңнехановны ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Татарстан Республикасы Прокуроры Илдус Нәфыйков, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Инвестиция-төзелеш баш идарәсе директоры Марат Айзатуллин озата йөрделәр.
2019 елда яңа чаңгы модульләре республиканың Баулы, Биектау, Яшел Үзән, Мамадыш, Менделеевск, Мөслим, Питрәч һәм Чистай районнарында барлыкка киләчәк.
Питрәч районының Иске Шигали авылында «Царево утары» торак комплексында 160 урынга исәпләнгән «Ивушка» балалар бакчасы ачылды.
3 катлы бинаның гомуми мәйданы 3,9 мең кв.метр тәшкил итә. Проект-смета документлары «Армида»ҖЧҖ тарафыннан эшләнгән.
Татарстанның Балык Бистәсе районы Масловка бистәсендә яшәүчеләрне яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты кабул итә башлады. Медицина объектын ачуда «Бердәм Россия көне» кысаларында муниципалитетта булган ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты.
Казанның «Сандугач агачлыгы» торак комплексында яңа мәктәп төзелеше 70 процентка тәмамланган. Бинаны төзеп бетерү 2019 елның сентябренә планлаштырыла. Бу хакта төзелә торган мәктәп буенча пресс-тур барышында билгеле булды.
«Төзүчеләр бинаны тышлауны төгәлләде һәм инженерлык челтәрләренә керештеләр. Төзелеш 70 процентка тәмамланган», – дип хәбәр итте ТР Инвестиция-төзелеш баш идарәсе директоры урынбасары Станислав Шырыбыров.
Казанның спорт объектларын йөреп чыгу кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның «Батыр» дзюдо үзәгенә ясалган капиталь ремонт йомгаклары белән танышты.
Юдино торак массивы спорт объектлары төзү һәм иҗтимагый киңлекләрне үстерү нәтиҗәсендә Казанның иң төзек почмакларының берсе булачак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Юдино» боз аренасын ачу тантанасында хәбәр итте.