Юдино торак массивы спорт объектлары төзү һәм иҗтимагый киңлекләрне үстерү нәтиҗәсендә Казанның иң төзек почмакларының берсе булачак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Юдино» боз аренасын ачу тантанасында хәбәр итте.
Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, якындагы планнарда — Юдинода Мәдәният сараен тәртипкә китерү, «Локомотив» стадионын яңарту һәм торак массивта Яшьләр иҗаты йорты ачу.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, «Юдино» боз сарае кыска вакытта төзелгән. «Без күптән түгел капсула салдык, ә бүген бу искиткеч Боз сараен ачабыз», — дип билгеләп үтте Татарстан Президенты. Ул Татарстанда 44 боз аренасы ачылганлыгын искәртте.