“Казан Экспо” кургәзмә үзәгендә Илһам Шакиров исемендәге концертлар залы ачылды

2019 елның 27 апреле, шимбә

“Казан Экспо” күргәзмә үзәгендә яңа концертлар залын ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ачты. Чара Туган тел көне һәм татар шагыйре Габдулла Тукай тууына 133 ел тулуга багышлап уздырылды.

«Сезне Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның туган көне белән котлыйм. Республикабызда мондый зал юк иде әле, һәм менә без аны төзедек. Никадәр уңайлы икәнен үзегез бәяләгез. Безнең аэропортка Габдулла Тукай исеме бирелде, ә яңа концерт залына без Илһам Шакиров исемен бирдек», – диде Рөстәм Миңнеханов.

3348,75 квадрат метр мәйданны биләгән яңа концертлар залының берничә транформациягә бүленү мөмкинлеге каралган. Сәхнә арты мәйданында җиһазларны саклау, костюмер һәм гример бүлмәләре,  синхрон тәрҗемә, репетиция заллары урнашкан.

Диварларда һәм түшәмдә куп функцияле зал таләпләренә туры китереп эшләнгән Decoustic акустика панельләре урнаштырылган.

Проектта каралганча, мобильле трибуналар ярдәмендә  концертлар залы 8 төрлегә әверелергә мөмкин: 3187 урынлы, 2971 урынлы, 2405 урынлы, 2189 урынлы, 1745 урынлы, 1529 урынлы, 1145 урынлы һәм 910 урынлы заллар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International