Татарстанның Балык Бистәсе районы Масловка бистәсендә яшәүчеләрне яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты кабул итә башлады. Медицина объектын ачуда «Бердәм Россия көне» кысаларында муниципалитетта булган ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты.
Тантана башланыр алдыннан Татарстан парламенты башлыгы чарада катнашкан авыл халкына тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте, шулай ук әлеге медицина объектының Балык Бистәсе районында ачылган 11нче яңартылган фельдшер-акушерлык пункты булуын искәртте.
«Район ел саен республика үсешенә зур өлеш кертә. Шунлыктан ТР Президенты һәм Татарстан дәүләт хакимияте органнары районның социаль инфраструктурасын яхшырту өчен даими тырышлык куя. Бүген Масловка бистәсендә ачылган яңа фельдшер-акушерлык пункты – шуның ачык нәтиҗәсе», - дип билгеләп үтте Мөхәммәтшин.
Фельдшер Венера Никитина сүзләренчә, Масловка бистәсендә фельдшер-акушерлык пункты ачылуын зур түземсезлек белән көткәннәр, чөнки әлегә кадәр биредә яшәүчеләргә авыл читендә урнашкан иске бинага йөрергә туры килгән.
“Хәзер ФАП бистә үзәгендә, халык өчен йөрергә уңайлы урында урнашкан. Яңа җиһазлар куелган, аерым процедура бүлмәсе бар. Без бик канәгать”, дип фикерләре белән уртаклашты фельдшер.
Масловка фельдшер-акушерлык пункты 830 кешегә хезмәт күрсәтә. Ул беренчел медицина-санитар ярдәмне модернизацияләү программасы буенча төзелгән. Аны сафка бастыруга республика бюджетыннан 2,4 миллион сум акча бүлеп бирелгән.