Бүген “ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе” ДКУ директоры Марат Айзатуллин 2019 елда универсаль спорт мәйданнары һәм модульле чаңгы базалары төзү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Чара ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсендә Яр Чаллы һәм Көнбатыш җирлек бүлекләре белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Фикер алышуда шулай ук РТ Спорт министрлыгы, проект һәм подряд оешмалары вәкилләре катнашты.
Киңәшмә барышында объектларның проект-смета документларын эшләү мәсьәләләре каралды һәм төзелеш-монтажлау эшләрен башлау турында мәгълүмат җиткерелде.
2019 елда Татарстанда республика программасын гамәлгә кую кысаларында 105 универсаль спорт мәйданы һәм 8 модульле чаңгы базасы төзү планлаштырыла.