Татарстанның Балык Бистәсе районы Масловка бистәсендә яшәүчеләрне яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты кабул итә башлады. Медицина объектын ачуда «Бердәм Россия көне» кысаларында муниципалитетта булган ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты.
Казанның «Сандугач агачлыгы» торак комплексында яңа мәктәп төзелеше 70 процентка тәмамланган. Бинаны төзеп бетерү 2019 елның сентябренә планлаштырыла. Бу хакта төзелә торган мәктәп буенча пресс-тур барышында билгеле булды.
«Төзүчеләр бинаны тышлауны төгәлләде һәм инженерлык челтәрләренә керештеләр. Төзелеш 70 процентка тәмамланган», – дип хәбәр итте ТР Инвестиция-төзелеш баш идарәсе директоры урынбасары Станислав Шырыбыров.
Казанның спорт объектларын йөреп чыгу кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның «Батыр» дзюдо үзәгенә ясалган капиталь ремонт йомгаклары белән танышты.
Юдино торак массивы спорт объектлары төзү һәм иҗтимагый киңлекләрне үстерү нәтиҗәсендә Казанның иң төзек почмакларының берсе булачак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Юдино» боз аренасын ачу тантанасында хәбәр итте.
“ТР Инвестиция-төзелеш баш идарәсе” ДКУ директоры Марат Айзатуллин бүген “Россия тимер юллары” ААҖ вәкилләре белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Саба муниципаль районына эш сәфәре кысаларында ул Саба аграр колледжының яңа бинасын ачуда катнашты. Яңа бинада 13 аудитория бар, аларда уку лабораторияләре һәм остаханәләр урнашкан, шулай ук анда 370 урынлык актлар залы да бар.
Биектау үзәк район хастаханәсе капиталь төзекләндерүдән соң ачылды. Чарада ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Буа муниципаль районында булды. Сәфәренең төп максаты - 2018 елда социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2019 елга бурычлар буенча муниципаль район Советы утырышында катнашу. Эш сәфәре барышында ул шулай ук Буа Үзәк хастаханәсе поликлиникасында булды. Анда модернизация кысаларында ремонт эшләреннән тыш яңа медицина җиһазлары да урнаштырылган: рентген цифрлы аппарат, феталь монитор һәм башкалар.
Чүпрәледә яңа "Чемпион" физкультура-сәламәтләндерү комплексы ачылды.
Төзелеш 2017 елның апрелендә башланган иде. Федераль максатчан программа буенча барлыкка килгән объект төзелешенә федераль һәм республика казнасыннан акча бирелгән.
ТР Инвестиция-төзелеш баш идарәсе директоры Марат Айзатуллин Казанда төзелеп килүче белем бирү инфраструктурасы объектларын карады.
Беренче булып ул “Соловьиная роща” торак комплексында төзелүче 1224 урынлы мәктәпне карады.