ЯҢАЛЫКЛАР


11
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Төзекләндерү эшләренә республика казнасыннан 21 млн. сумга якын акча бирелгән. Яңартылган мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә медицина блогы, туган тел укыту, юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү, музыка-спорт заллары һәм башка бүлмәләр җиһазландырылган.  


10
июль, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген ТР Баш төзелеш-инвестиция идарәсендә 2019 елда Татарстан Республикасында уңайлы шәһәр моһите формалаштыру программасын гамәлгә кую мәсьәләләләре буенча киңәшмә узды. Чара идарәнең Яр Чаллы, Көньяк-Көнчыгыш һәм Көнбатыш территориаль булекләре белән видеоконференцэлемтә режимында үткәрелде. Киңәшмәне ТР Баш төзелеш-инвестиция идарәсе директоры вазыйфаларын башкаручы Рафар Шакиров уздырды, анда шулай ук ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Айназ Ярмиев катнашты.


1
июль, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Шәриф Камал мемориаль фатиры белән Татар китабы йортында булды. Татарстан Республикасы Президентын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил  Шәйхеразыев, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе директоры Марат Айзатуллин озата йөрде.

1 июльдә Нурлат муниципаль районының Аксумла авылында республика программасы буенча төзелгән беренче фельдшен-акушерлык пункты ачылды.


13
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Республиканың  Кайбыч һәм Нурлат муниципаль районнарында авыл җирлеге советы биналарын төзекләндерү эшләре тәмамлынды. Объектлар “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлек җирлекләрендә башкарма комитет (совет) биналарын төзү һәм капиталь төзекләндерү” республика программасы кысаларында төзәтелгән.


5
июнь, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда яңартылган А.С. Пушкин исемендәге Мәдәни үзәктә булды. Аны ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе директоры Марат Айзатуллин  озата йөрделәр.


30
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсендә 2019 елда Татарстан Республикасында гомум белем бирү учреждениеләре төзү мәсьәләләре буенча киңәшмә булды. Киңәшмәне Баш инвестиция-төзелеш идарәсе директоры Марат Айзатуллин уздырды. Анда шулай ук проект һәм подряд оешмалары вәкилләре катнашты.


24
май, 2019 ел
җомга

ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе директоры Марат Айзатуллин Казанның социаль-мәдәни билгеләнештәге объектларында төзәтү-реставрация эшләренең барышы белән танышты.

Беренче булып, Марат Айзатуллин Казанның Киров районында урнашкан Алафузов театры бинасында тукталды. Ике катлы бинаның гомуми мәйданы 3 мең квадрат метрдан артык. Биредә түбә, нигез ремонтлау, тәрәзәләрне алмаштыру, интерьерны торгызу һәм башка эшләр каралган.


22
май, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсендә 2019 елда Татарстан Республикасында балалар сәламәтләндерү лагерьларын төзү һәм төзекләндерү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрелде. Чара идарәнең Яр Чаллы, Көньяк-Көнчыгыш һәм Көнбатыш территорияләре белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Киңәшмәне ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе директоры Марат Айзатуллин уздырды.


17
май, 2019 ел
җомга

Республикада быел 22 ветеринария хезмәте бинасын төзекләндерү өчен 29,6 млн. сум акча бирелә. Бүгенге көндә программа 85 процентка үтәлгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International