Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада берничә социаль объектта булды. Анда ул Юность урамындагы күп фатирлы йорт тирәсендәге ишегаллары территорияләрен ремонтлау барышы белән танышты.
Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар «Велики» автошәһәрчегендә һәм веломузейда булдылар.
Искәртәбез,Түбән Камада веломузей быел җәй ачылган иде. Ремонтлау барышында музейның тирә-ягы төзекләндерелгән, аның территориясендә күпер ремонтланган, велосипед юллары ясалган, балалар мәйданчыклары һәм кече архитектур формалар куелган.
Рөстәм Миңнеханов экспозиция белән танышты, берничә аеруча кызыклы экспонатны карады.