Марат Айзатуллин «Идел елгасын савыктыру» федераль проектын гамәлгә кую буенча киңәшмә уздырды

2019 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Баш инвестция-төзелеш идарәсе директоры Марат Айзатуллин 2019 елда Татарстан Республикасында «Идел елгасын савыктыру» федераль проектын гамәлгә кую мәсьәләләренә багышланган киңәшмә уздырды. Чара идарәнең Яр Чаллы, Көньяк-Көнчыгыш һәм Көнбатыш территориаль булекләре белән видеоконференцэлемтә режимында үткәрелде. Фикер алышуда шулай ук проект һәм подряд оешмалары вәкилләре дә катнашты.

«Экология» милли проектының «Идел елгасын савыктыру» федераль проекты кысаларында Татарстанда 2019 елда алты объектны төзү һәм реконструкцияләү планлаштырылган. Әлеге корылмалар республиканың Алексеевск, Әгерҗе, Алабуга, Зәй, Тәтеш муниципаль районнарында һәм Казан шәһәрендә урнашкан.

Киңәшмә барышында программаны тормышка ашыру, объектларда төзелеш-монтаж эшләрен башкаруга бәйләнешле агымдагы мәсьәләләр каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International