Зәйдә капиталь төзекләндерүдән соң 9 нчы мәктәп һәм Мирный бистәсендә шәһәр мәдәният йорты ачылды.
9 нчы мәктәптә төзекләндерү эшләре 2015 елда башланган. Төзекләндерү барышында бинаның тулысынча түбәсе, тәрәзәләр һәм ишекләр алмаштырылган. Ашханә, уку бүлмәләре, актлар залы, киенү бүлмәсе яңартылган, электр һәм эчке инженер челтәрләре, идәннәр ремонтланган.
Мәктәпне ачу тантанасында чыгыш ясап, Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов мәктәп коллективын тәбрикләде. “3 ел барган төзекләндерү эшләреннән соң әлеге бинаның ачылышы – зур бәйрәм. Биредә укучылар һәм укытучылар өчен дә барлык уңайлы шартлар булдырылган”, диде.
Икенче объект – Миный бистәсендәге шәһәр мәдәният йорты. 2018 елда башланган ремонт эшләренә республика казнасыннан 7 млн сум акча бирелгән. Биредә 233 урынлы тамашачылар залы тулысынча үзгәртелгән. Заманча сәхнә һәм яңа утыргычлар куелган. Гигиена бүлмәләре мөмкинлеге чикләнгән кешеләр өчен яраклаштырып төзекләндерелгән.