ТР Алексеевск районының Урман асты Шенталасы авылында капиталь төзекләндерелгән мәктәп ачылды. Яңартылган бинада балалар бакчасы да урын алачак.
Мәктәпне ачу тантанасында Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов һәм ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков катнашты. Алар тантанага килгән балаларны, әти-әниләрне һәм укытучыларны белем көне белән тәбрикләде һәм уңышлар теләде.
Ремонт эшләре 2019 елда Татарстанда мәктәпкәчә белем бирү һәм урта белем бирү учреждениеләрен капиталь төзекләндерү республика программасы кысаларында башкарылган.
Эш барышында бинада тәрәзәләр һәм ишекләр алмаштырылган, эчке инженер челтәрләре ремонтланган. Шулай ук эчке бизәкләү эшләре үткәрелгән. Төзекләндерү эшләренә республика казнасыннан 14,9 млн. сум акча бирелгән.