Казанның Идле буе районында «Соловьиная роща» торак комплексы янәшәсендә 1224 укучыга исәпләнгән яңа мәктәп – 186нчы номерлы “Перспектива” куппрофильле лицее ачылды.
Яңа белем бирү учреждениесе “Мәгариф” милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында төзелде. Аны ачу тантанасында ТР мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов катнашты.
“Әлеге микрорайон өчен бу көтеп алынган мәктәп. Биредә күпләп торак йортлар төзелде, белем бирү оешмасына мохтаблык зур. Лицейда укучыларга белем алу һәм төрле яклап үсеш өчен тарлык шартлар булдырылган”, дип белдерде министр.
3 катлы яңа мәктәптә заманча уку сыйныфлары, ике йөзү бассейны, спорт мәйданнары, актлар залы китапханә һәм уку заллары урнашкан. Мәктәп мәйданында шулай ук спорт белән шөгыльләнү өчен футбол кыры, волейбол һәм баскетбол мәйданчыклары, хоккей тартмасы, теннис корты да корылган.