ЯҢАЛЫКЛАР


28
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Капиталь төзекләндеру кысаларында бинаның диварларын җылыту, тышлау эшләре башкарылган, керү юлы мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен җайлаштырылган. Объектта шулай ук , яңа тәрәзәләр куелган һәм инженер-техник тәэмин итү челтәрләре алмаштырылган.


22
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм  Федераль архив агентлыгы җитәкчесе Андрей Артизов республиканың Архив хезмәтенең 100 еллыгы көнендә Татарстан Дәүләт архивының яңа бинасын карадылар. Анда ТР Инвестиция-төзелеш баш идарәсе директоры Марат Айзатуллин катнашты.


21
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия ЭЭМның Лаеш районы буенча бүлекчәсе бинасын капиталь ремонттан соң ачуда катнашты. Татарстан Республикасы Президенты яңа бинаны карап чыкты, полиция хезмәткәрләренең эш шартларын бәяләде. Бина буенча экскурсияне Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин һәм Россия ЭЭМның Лаеш районы буенча бүлекчәсе башлыгы Радик Егоров уздырды. Чарада Татарстанның инвестиция-төзелеш баш идарәсе директоры Марат Айзатуллин катнашты.


19
ноябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Бүген Әлмәттә су спорты төрләре белән шөгыльләнү өчен яңа «Мирас» спорт-савыктыру комплексы ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Әлмәт мунициципаль районы башлыгы  Айрат Хәйруллин, Татарстан Республикасының инвестиция-төзелеш баш идарәсе директоры Марат Айзатуллин, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов һәм башкалар катнашты.


14
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасының инвестиция-төзелеш баш идарәсе директоры Марат Айзатуллин «2018 елда амбулатор-поликлиника учреждение биналарын капиталь төзекләндерү» программасын гамәлгә кую мәсьәләләренә багышланган киңәшмә уздырды. Чара Татарстанның инвестиция-тозелеш баш идарәсендэ Яр Чаллы, Көньяк-Көнчыгыш һәм Көнбатыш җирле бүлекләре белән видеконференцэлемтә режимында узды. Анда шулай ук ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры уранбасары Илдур Насыров, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, проект һәм подряд оешмалары вәкилләре катнашты.


12
ноябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстанның инвестиция-төзелеш баш идарәсендә 2018 елда Татарстан Республикасында җәмәгать урыннарын үстерү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды. Чара ТР ИТБИның Яр Чаллы, Көньяк-Көнчыгыш һәм Көнбатыш җирле булекләре белән видеоконференцэлемтә режимында үтте. Киңәшмәне Татарстанның инвестиция-төзелеш баш идарәсе директоры Марат Айзатуллин үткәрде.


9
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка «Казанда МАРШ-2018» архитектур воркшопында катнашучылар Татарстан Республикасы социаль-мәдәни үзәкләренең архитектур концепцияләрен һәм аларны контент тулыландыру планын тәкъдир иттеләр. Чара «Смена» ЦСК (Казан) узды, анда Татарстан Республикасының инвестиция-төзелеш баш идарәсе директоры Марат Айзатуллин катнашты


28
сентябрь, 2018 ел
җомга

Кемерово өлкәсе губернаторы урынбасары Глеб Орлов җитәкчелегендәге делегация Татарстан Республикасына эшлекле сәфәр кысаларында республиканың инвестиция-төзелеш баш идарәсендә булып китте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International