Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия ЭЭМның Лаеш районы буенча бүлекчәсе бинасын капиталь ремонттан соң ачуда катнашты.
«Минемчә, Лаеш районы үзенчәлекле район, монда „Казан“ халыкара аэропорты, „Казан Экспо“ күргәзмә комплексы урнашкан, башкаланың күп кешеләре бу районга теләп килә. Болар бар да сезгә аерым җаваплылык өсти, шуңа да иминлек мәсьәләләре һәрвакыт төп мәсьәлә булып калачак», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ хезмәткәрләре вәзгыятьне тикшереп торырлык чаралар күрәләр. «Без иминлек мәсьәләләре югары дәрәҗәдә хәл ителсен өчен эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә барлык кирәкле шартларны тудырырга тиеш», диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасы Президенты яңа бинаны карап чыкты, полиция хезмәткәрләренең эш шартларын бәяләде. Бина буенча экскурсияне Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин һәм Россия ЭЭМның Лаеш районы буенча бүлекчәсе башлыгы Радик Егоров уздырды. Чарада Татарстанның инвестиция-төзелеш баш идарәсе директоры Марат Айзатуллин катнашты.
2016 елда бинаны төзекләндерү турында карар кабул ителгән. Заказчысы – «Главинвестстрой РТ», контракт хакы 86,7 млн. сум.
Өстәмә янкорма һәм мансард каты төзү нәтиҗәсендә тикшеренү хезмәткәрләрен, штаб бүлекчәләрен һәм җинаять эзләнү хезмәткәрләрен урнаштыру өчен мәйданнар барлыкка килгән.