Марат Айзатуллин республикада җәмәгать урыннарын үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды

2018 елның 12 ноябре, дүшәмбе

Бүген Татарстанның инвестиция-төзелеш баш идарәсендә 2018 елда Татарстан Республикасында җәмәгать урыннарын үстерү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды. Чара ТР ИТБИның Яр Чаллы, Көньяк-Көнчыгыш һәм Көнбатыш җирле булекләре белән видеоконференцэлемтә режимында үтте. Киңәшмәне Татарстанның инвестиция-төзелеш баш идарәсе директоры Марат Айзатуллин үткәрде.

Фикер алышуда ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Илдус Насыров, проект һәм подряд оешмалары вәкилләре катнашты.

Киңәшмә барышында анда катнашучылар игътибарына программаның үтәлеше турында оператив мәгълүмат җиткерелде. Мәгълүматларга караганда, төзелеш-монтаж эшләренең үтәлеше 83 процентны тәшкил итә. Хәзерге вакыта мәйданнарда кирәкле булган инвентарь һәм җиһазларны монтажлау, урнаштыру эшләре алып барыла.

Искә төшереп үтәбез, Татарстан Республикасында җәмәгать урыннарын үстеру программасы «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль өстенлекле проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. 2018 елда әлеге программа нигезендә республиканың 45 муниципаль районында 58 иҗтимагый киңлек объектын төзекләндерү каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International