Татарстанның инвестиция-тозелеш баш идарәсендэ амбулатор-поликлиника учреждениеләрен капиталь төзекләндерү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды

2018 елның 14 ноябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасының инвестиция-төзелеш баш идарәсе директоры Марат Айзатуллин «2018 елда амбулатор-поликлиника учреждение биналарын капиталь төзекләндерү» программасын гамәлгә кую мәсьәләләренә багышланган киңәшмә уздырды. Чара Татарстанның инвестиция-тозелеш баш идарәсендэ Яр Чаллы, Көньяк-Көнчыгыш һәм Көнбатыш җирле бүлекләре белән видеконференцэлемтә режимында узды. Анда шулай ук ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры уранбасары Илдур Насыров, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, проект һәм подряд оешмалары вәкилләре катнашты.

Искә төшереп үтәбез, 2018 елда Татарстан Республикасында амбулатор-поликлиника учреждениеләрен капиталь төзекләндерү программасы буенча 114 объектны төзекләндерү планлаштырылган. Гомуми финанслау күләме 3 млрд сумнан артык тәшкил итә.

Киңәшмә барышында объектларда төзелеш-монтаж эшләрен тәмамлауга бәйләнешле мәсьәләләр каралды. Оператив мәгълүматлар буенча, бүгенге көндә амбулатор-поликлиника учреждениеләрен капиталь төзекләндерү эшләре 84 процент күләмендә башкарылган.

Подряд оешмалары вәкилләренә мөрәҗәгать итеп, Марат Айзатуллин эшләрне тизләтергә һәм капиталь төзекләндерүне билгеләнгән вакытка тәмамларга тәкъдим итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International