Татарстанның инвестиция-төзелеш баш идарәсенә Кемерово өлкәсе делегациясе килде

2018 елның 28 сентябре, җомга

Кемерово өлкәсе губернаторы урынбасары Глеб Орлов җитәкчелегендәге делегация Татарстан Республикасына эшлекле сәфәр кысаларында республиканың инвестиция-төзелеш баш идарәсендә булып китте.

Танышу максатыннан оештырылган очрашу барышында делегация вәкилләренә инвестиция-төзелеш баш идарәсенең эшчәнлеге тәкъдир ителде. Учреждениенең эшчәнлеге, максатлары һәм төп функцияләре турында  «Татарстан Республикасының инвестиция-төзелеш баш идарәсе» ДКУ директоры урынбасары Станислав Шырыбыров сөйлэде. Аерым алганда, ул Татарстанда капиталь төзекләндеру һәм төзелеш өлкәсендә гамәлгә куела торган федераль һәм республика программаларына тукталып үтте. Алар – гомум белем бирү, амбулатор-поликлиника учреждениеләрен, мәдәният объектларын, яшүсмерләр клубларын, балалар савыктыргач лагерьларын, социаль хезмәт күрсәтү биналарын, авыл хуҗалыгы объектларын капиталь тезекләндеру, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре, күпфункцияле комплекслар, йөзү бассейннары, универсаль спорт мәйданнырын төзү һәм башка программалар.

Очрашу барышында шулай ук төзелеш объектларының торышын күзәтеп торырга ярдәм иткән «Капстрой» мәгълүмат-аналитика системасы турында да сөйләшү булды.

Очрашуда программалырны гамәлгә ашыру идарәсенең җыелма-аналитик бүлек башлыгы Марат Мугинов һәм мәгълүмат технологияләре булеге башлыгы урынбасары Рамазан Хакимов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International