ЯҢАЛЫКЛАР


29
декабрь, 2018 ел
шимбә

Зәй  муниципаль районында  республиканың  беренче  пилот  проекты  - авыл  җирлегенең  агросәнәгать паркы  ачылды.   Паркны  ачу  тантанасында  ТР Премьер-министр урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов, Зәй  муниципаль районы  башлыгы   Рәзиф Кәримов, Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары Тәлгать  Таһирҗанов һәм башкалар катнашты.

Татарстан Республикасының Актаныш районында яңа  фельдшерлык-акушерлык пункы (ФАП), капиталь төзекләндерелгән хатын-кызлар консультациясе бүлеге һәм поликлиника ачылды. Яңа биналарда эшчәнлекне оештыру барышы белән Актаныш районы башлыгы Энгель Фаттахов һәм рйон үзәк хастаханәсенең баш табибы Айдар Хаев танышты.


28
декабрь, 2018 ел
җомга

Нурлатта капиталь төзекләндерелгзн поликлиника  ачылды. Гомуми мәйданы 2960,2 квадрат метр тәшкил иткән поликлиниканы төзекләндерү өчен республика казнасыннан 51,4 млн. сум акча тотылган.


24
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

22 декабрьдә Татарстан Республикасының Балтач районында яңа социаль объектлар  - чаңгы базасы һәм балалар бакчасын, башлангыч мәктәпне берләштергән купфункцияле үзәк ачылды.


20
декабрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан федераль университетының поликлиникасын капиталь ремонтлау нәтиҗәләре белән танышты  (Вишневский урамы, 2А). Чарада сәламәтлек саклау министры Марат Садыков, КФУ ректоры Илшат Гафуров, ТР Инвестиция-төзелеш идарәсе директоры Марат Айзатуллин һәм башкалар катнашты.


15
декабрь, 2018 ел
шимбә

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Казан Суворов хәрби училищесы мәйданында “Суворовец” боз сарае ачылышы тантанасында катнашты. Моннан тыш, видеоконференцэлемтә режимында Чүпрәле районында “Алтын Барс” боз сарае ачылышы узды.


13
декабрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Казан үзәгендә 1867 елда төзелгән бинаны торгызу эшләре тәмамланды. Аны реконструкцияләүгә республика казнасыннан 72,8 млн. сум акча бирелгән.  Бинаны төзекләндерү үзенчәлекләре турында журналистларга Татарстан Республикасының инвестиция-төзелеш баш идарәсе директоры урынбасары Станислав Шырыбыров сөйләде.


7
декабрь, 2018 ел
җомга

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хәзерге заман сәнгате галереясендә булды. Ремонт эшләренең заказчысы – ТР Главинвестстрой, генераль подрядчысы – «Реставратор» ҖЧҖ компаниясе. Проект-смета документациясе «Татинвестгражданпроект» институты тарафыннан эшләнгән. Ремонт эшләре 2017 елда башланган булган. Ремонтка чыгымнар 343 млн. сум тәшкил иткән. 


29
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген ТР Инвестиция-төзелеш баш идарәсе директоры Марат Айзатуллин Әстерхан өлкәсенең “Капиталь төзелеш идарәсе” ДКУ вәкилләре – идарәнең директоры Ирина Хваткова, аның төзелеш комплексы буенча урынбасары Эльбек Газгиреев һәм хокук мәсьәләләре буенча урынбасары Татьяна Карпович белән очрашты.


28
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген Арча муниципаль районында 140 урынга балалар бакчасы ачылды. Мәктәпкәчә тәрбия оешмасының мәйданы якынча 2,6 мең квадрат метр тәшкил итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International