Балтачта яңа социаль объектлар ачылды

2018 елның 24 декабре, дүшәмбе

22 декабрьдә Татарстан Республикасының Балтач районында яңа социаль объектлар  - чаңгы базасы һәм балалар бакчасын, башлангыч мәктәпне берләштергән купфункцияле үзәк ачылды.

Беренче объект –кирәкле җиһазлар һәм инвентарь белән тәэмин ителгән бер катлы модульле чаңгы базасы Балтач районының Яңа Сосна авылында урнашкан. Мәйданы 128,8 квадрат метр тәшкил иткән әлеге бина Татарстанда гамәлгә куела торган универсаль спорт мәйданчыклары һәм модульле чаңгы базалары төзү программасы кысаларында тәзелгән.

Икенче объект – бер түбә астына башлангыч мәктәпне һәм балалар бакчасын сыйдырган күпфункцияле үзәк Балтач районының Бурнак авылында урнашкан.

Бер каттан торган бинаның мәйданы 517 квадрат метр тәшкил итә. Ул - 2018 елда республикада күпфункцияле комплекслар төзү программасы кысаларында гамәлгә куелган.

Башлангыч мәктәп 14 укучыга, балалар бакчасы 15 балага исәпләнгән. Күпфункцияле үзәктә шулай ук ашханә, универсаль спорт һәм актлар залы, китапханә һәм уку заллары да урын алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International