Рөстәм Миңнеханов Казанда Хәзерге заман сәнгате галереясендә: Ышанам, без бу объект белән горурланырбыз!

2018 елның 7 декабре, җомга

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хәзерге заман сәнгате галереясендә булды.

Карл Маркс һәм Мөштәри урамнары чатларындагы бу өч катлы бина масштаблы реконструкциядән соң ачылды.

Искәртәбез, бинада элек Татарстан Республикасы Рәссамнар бергәлегенең Күргәзмә залы урнашкан иде.  

Ремонт эшләренең заказчысы – ТР Главинвестстрой, генераль подрядчысы – «Реставратор» ҖЧҖ компаниясе. Проект-смета документациясе «Татинвестгражданпроект» институты тарафыннан эшләнгән. Ремонт эшләре 2017 елда башланган булган. Ремонтка чыгымнар 343 млн. сум тәшкил иткән.  

Хәзерге вакытта Галерея уникаль күргәзмә мөмкинлекләре тәкъдим итә, шул исәптән эре форматлы әсәрләрне кую, шулай ук мультимедиа күргәзмәләрен дә кабул итү мөмкин булачак.  

«Бу объект реконструкциягә кадәр бөтенләй башка иде, - диде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов. – Хәзер бу – мөһим мәсьәләләрне хәл итәрлек заманча объект. Мин бу бинаны торгызучыларның барысына да, шулай ук Галереягә республикабыз һәм шәһәребез кунакларын җәлеп итүче яңа юнәлешләр буенча эшләүчеләргә рәхмәтемне җиткерәм. Ышанам, без бу Галерея белән горурланырбыз».

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бүген яңартылган Галереянең мөмкинлекләре бик зур. «Монда иҗат итәргә дә иҗат итәргә! – диде Рөстәм Миңнеханов. – Хәерле юллар!»

Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе коллективына Татарстан Республикасы музей эшен үстерүгә, мәдәни һәм мирасын саклап калуга зур өлеш керткән өчен Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтен тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International