Казан үзәгендә XIX гасырда төзелгән бина төзекләндерелде

2018 елның 13 декабре, пәнҗешәмбе

Казан үзәгендә 1867 елда төзелгән бинаны торгызу эшләре тәмамланды. Аны реконструкцияләүгә республика казнасыннан 72,8 млн. сум акча бирелгән.  Бинаны төзекләндерү үзенчәлекләре турында журналистларга Татарстан Республикасының инвестиция-төзелеш баш идарәсе директоры урынбасары Станислав Шырыбыров сөйләде.

Ике кат һәм подвал өлешеннән торган бинаның мәйданы 1054,5 квадрат метр тәшкил итә. Бүгенге көндә бина куллануга яраклы хәлгә китерелгән, һәм кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән.

“Иске Татар бистәсендә Худяков урамында урнашкан әлеге бинаны торгызу эшләре 2016 елда башланды. Ул вакытта йорт авария хәлендә иде. Төзүчеләр тарафыннан нигезне ныгыту, түбәне яңарту, тәрәзәләрне алмаштыру эшләре башкарылды. Шулай ук бинаның тышкы диварларын җылыткыч материаллар белән тышлап, заманча ремонт эшләнде һәм тирә-як территориясе төзекләндерелде”, ди Станислав Шырыбыров.

Әлеге муниципаль бина 2008 елда Татарстан Республикасы керәшен иҗтимагый оешмасына озак сроклы арендага тапшырылган иде. Ләкин, капиталь ремонт ясамый торып аврия хәлендәге йортка күченү мөмкин булмаган. Керәшен иҗтимагый оешмасына тапшырылганчы, 2000 елларга кадәр биредә малайлар хор гимназиясе урнашкан, ә 1930 елларга кадәр чиркәү-мәхәллә мәктәбе эшләгән.

Хәзерге яңартылган бинада барлыгы 25 бүлмә исәпләнә. Түбән катта буфет, остаханә, гардеров урнашкан. Беренче катта конференцияләр залы, мәглүмат-нәшрият комплексы, музей һәм административ бүлмәләр, икенче катта исә китапханә, бию залы, тавыш яздыру бүлмәсе, якшәмбе мәктәбе һәм тегу остаханәсе урын алган.

Татарстан Республикасы керәшен иҗтимагый оешмасының башкарма комитет җитәкчесе Людмила Белоусова сөйләвенчә, 140 еллык тарихы булган әлеге бинаны ремонтлау өчен бик күп эшләр башкарырга туры килгән. “Бүген биредә балаларга һәм фольклор коллективларына шөгыльләнү өчен барлык шартлар да булдырылган. Остаханәдә милли костюмнарны тегүгә өйрәтү дәресләре уздырылачак, чөнки һәр бизәкнең узенчәлеге бар, аны өйрәнү – үзе бер фән”, ди Людмила Белоусова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International