Аксубайда заманча җиһазланган яңа чаңгы базасы ачылды

2019 елның 16 гыйнвары, чәршәмбе

ТР Аксубай шәһәр тибындагы поселогында заманча җиһазланган модульле яңа чаңгы базасын ачу тантанасы узды.

Чаңгы базасын ачу тантанасында катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, ТР Аксубай районы башлыгы Камил Гыйлманов: әлеге база безнең өчен бик мөһим, чөнки елдан-ел чаңгы спорты белән шөгыльләнүчеләр саны арта, спорттагы уңашларыгыз белән безнең өметләрне акларсыз дим ышанам, диде.

Кыска вакыт эчендә чаңгы базасын төзеп, куллануга тапшырган өчен район башлыгы төзүчеләргә рәхмәтен белдерде.

Чаңгы базасында киенү-чишенү, душ бүлмәләре, чаңгыларны саклау һәм тренер бүлмәләре бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International