Казанда яңа янгын депосы төзелде

2019 елның 28 гыйнвары, дүшәмбе

Казанда “Салават Күпере” микрорайоны янында тагын бер социаль инфраструктуры объекты – янгын депосы төзелеше тәмамланды. Ул Казанның Киров районында, Залесный бистәсе, Лесопарковая, 19 урамында урнашкан.

Янгын вакытында кешеләрне һәм мөлкәтне коткару, шулай ук янгын сүндеруне оештыру, авария-коткару эшләрен башкару – яңа депоның төп бурычы булачак.

“4 машина-чыгу урынына исәпләнгән янгын депосын төзү тизләтелгән темпларда башкарылды. Төзелеш эшләре 2018 елның көзендә башланган иде, кыска вакыт аралыгында тиешле нормаларга һәм таләпләргә яраклаштырылган, янгын сүндерү оештыруга  һәм авария-коткару эшләрен үтәүгә әзер булган бина төзелде”, дип сөйләде ТР Инвестиция-төзелеш баш идарәсе директоры урынбасары Илнар Шәрипов.   

Яңа янгын депосын төзү урыны очраклы сайланмаган. Биредә ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының “Социаль ипотека” программасында катнашучылар өчен “Салават Күпере” торак комплексы төзелә”. Хәзер исә янгын депосы яңа микрорайонны һәм Юдино бистәсен контрольдә тотачак.

Яңа бинаның биеклеге 6,5 метр, гомуми мәйданы 1 486,45 квадрат метр тәшкил итә. Бинаның сыйдырышлыгы көндез 80 кешегә җитә, төнлә дежур сменасы 17 кешене сыйдыра ала .

Янгын сүндерү депосының беренче катында 40 бүлмә эшләнгән, шул исәптән, биредә контроль-үткәрү пункты, янгын сүндерү машиналары гаражы, элемтә үзәге, су белән тәэмин итү, транспортны юуу, диспетчерлык бүлмәләре, караул башлыгы кабинеты, һәр смена өчен киенү-чишенү бүлмәләре, уку классы бар.

Икенче катта эш кабинетлары, спорт залы, архив һәм ял итү бүлмәләре урнашкан.

Янгын депосы территориясендә шулай ук янгын сүндерү кирәк-яракларын саклау өчен 83 квадрат метр мәйданлы склад урын алган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International