Татарстан Республикасы Лениногорск районының Туктар Урдаласы авылында модульле технология буенча төзелгән яңа фельдшерлык-акушерлык пункты ачылды.
Яңа бинада салкын һәм кайнар су системасы тоташтырылган. Шулай ук ФАП мебель һәм заманча медицина җиһазлары белән тәэмин ителгән.
Яңа медицина учреждениесе Туктар Урдаласы авлыныда яшәүче 485 кешегә хезмәт күрсәтәчәк.