Татарстанда республика программасы буенча игълан ителгән 23 объектта эшләр тулысынча тәмамланган.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин күп фатирлы йортларны һәм социаль объектларны капиталь ремонтлау буенча мәгълүматлар китерде.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «ДОМ.РФ» торак өлкәсендә үсеш институты генераль директоры Виталий Мутко белән очрашты.
Быел Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе 200 күпфатирлы торак йортны Дәүләт кадастр исәбенә куйды. Йортларның гомуми мәйданы 1 млн 789 мең 382 кв метр.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда «Салават Күпере» микрорайонында яңа төзелгән «Сандугач» торак комплексында булды. Аны Казан мэры Илсур Метшин, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин һәм ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының башкарма директоры Марат Зарипов озатып йөрде.
Торак төзелеше программалары буенча 2022 елга план 7% ка арттырып үтәлгән. Бүгенгә 2 миллион 954 мең кв.м. файдалануга тапшырылган, бу хакта ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә республиканың Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.
«Торак» федераль программасы кысаларында эшләр биш мәгариф объектының өчесендә дәвам итә. Сәламәтлек саклау өлкәсендә 61 объектның 4се өстендә эш дәвам итә. Шуларның 2се илкүләм проект кысаларында төзелә торган беренчел буын сәламәтлек саклау оешмалары. Тагын 2 объект республика программасы буенча төзелә.
Халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү һәм аларны авыл торак пунктларында җиһазлар белән тәэмин итү республика программасы кысаларында Татарстан Республикасында 51,5 млн. сумга 13 объектны төзү эшләре тәмамланган.
2022 елның 18 ноябрендә Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында «Төзелештә шәһәр төзелеше эшчәнлеге һәм бәяләү кануннарында үзгәреш, проект документларына дәүләт экспертизасы үткәрү үзенчәлекләре» темасына багышланган очрашу узды.
«19 гасыр азагында салынган гимназия бинасы» мәдәни мирас объекты Лаеш шәһәренең Ленин урамы, 31 нче йорт адресы буенча урнашкан. Барлык реставрация эшләре тәмамланганнан соң, бинада Казан губернасының Лаеш өязендә туган Гавриил Романович Державинга багышланган музей ачылачак.