Борисоглебское торак массивында гомуми практика табибы һәм педиатрлар офисы төзелә

2024 елның 26 июле, җомга

Борисоглебское торак массивында «7 нче балалар шәһәр клиник хастаханәсе»ДАССОның гомуми практика табибы һәм участок педиатрлары офисы төзелә. Анда терапевт һәм педиатр, шулай ук билгеле бер график буенча башка белгечләр кабул итәчәк.

Борисоглебское торак массивы Казан шәһәренең Авиатөзелеш районыннан чыгу урынында урнашкан, анда 3426 кеше яши. Гомуми практика табибы һәм педиатрлар офисын төзү халыкның сыйфатлы медицина ярдәменнән файдалана алуын тәэмин итү өчен кирәк иде. Борисоглебскида яшәүчеләрдән тыш, биредә медицина ярдәмен янәшәдәге торак массивлардан казанлылар да ала алачак.

Төзелә торган бина бер катлы, иңкел металл түбәле һәм асылмалы фасадлы. Объектның техник әзерлеге-27%. Хәзерге вакытта төзүчеләр кирпеч диварлар төзиләр.

Гомуми практика табибы һәм педиатрлар офисы «Сәламәтлек саклау»милли проекты кысаларында төзелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International