Татарстанның Питрәч районы Көек авылында «Алгоритм»технологик лицеена өстәмә корпус төзелә.
Төзелеш «Мәгариф» милли проектының «Заманча мәктәп»федераль проекты буенча алып барыла. Төзелеш-монтаж эшләренең гомуми үтәлеше 79% тәшкил итә.
Бүгенге көндә эчке инженерлык челтәрләрен монтажлау, чиста бизәү, түбә, фасад төзелеше алып барыла.
Агымдагы елда Татарстан Республикасында 11 мәктәп (8 яңа мәктәп һәм 3 өстәмә корпус) төзелә, аларның гомуми куәте 9 835 урын.
«Заманча мәктәп» федераль проекты балаларның заманча таләпләргә җавап бирә торган шартларда, яшәү урынына бәйсез рәвештә, сыйфатлы гомуми белем алу мөмкинлеген тәэмин итүгә, белем бирү мөнәсәбәтләрендә катнашучыларга комплекслы психологик-педагогик ярдәм күрсәтүне оештыруга, шулай ук педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри үсеш мөмкинлекләрен тәэмин итүгә юнәлдерелгән.