Апас районында капиталь төзекләндерүдән соң фельдшер-акушерлык пункты ачылды

2019 елның 8 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Апас районының Иске Йомралы авылында капиталь төзекләндерүдән соң фельдшер-акушерлык пункты ачылды.

Дәвалау учреждениесе авыл клубы белән бер бинада урнашкан. Төзекләндерү эшләре республика программасы ярдәмендә башкарылган.

Яңартылган фельдшер-акушерлык пункты барлык заман таләпләренә җавап бирә: яңа медицина җиһазлары куелган, процедура, фельдшер, акушер бүлмәләре, пациентлар өчен көтеп тору зоналары булдырылган. Шулай ук санитар һәм хуҗалык бүлмәләре бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International