Рөстәм Миңнеханов Казанның Юдино бистәсендә яңартылган Дан аллеясын ачты

2019 елның 8 мае, чәршәмбе

Бүген Казанның Юдино бистәсендә ремонт-реставрация эшләреннән һәм территорияне төзекләндерүдән соң Дан аллеясы ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Горький тимер юлы башлыгы Анатолий Лесун, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе директоры Марат Айзатуллин һәм башка рәсми затлар катнашты.

«Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, Юдино бистәсендә яшәүчеләр. Бүген без иң зур бәйрәм - Җиңү көне алдыннан яңартылган Дан аллеясын ачабыз. Бу - сугыш кырында көрәшкән, хезмәт куйган һәм Җиңүне якынайткан кешеләргә хөрмәт билгесе», - диде тантанада катнашучыларга Рөстәм Миңнеханов.

«Татарстан фронтка 600дән артык төр хәрби продукция озаткан. Һәр алтынчы самолет биредә җитештерелгән, Дары заводы фронтка 100 мең тоннадан артык дары биргән. Безнең авыллар фронтны азык-төлек белән тәэмин иткән. Биредә ике мәктәп базасында госпиталь оештырылган. Сугыш кырында яки производствода һәркем үз хезмәте белән җиңүне якынайткан», - диде ТР Президенты.

«Без геройларыбызны истә тотарга тиеш. Һәм бу яңартылган аллея алар хөрмәтенә ачыла», - дип өстәде ул.

Бүген Юдино бистәсе актив рәвештә яңара бара, диде Рөстәм Миңнеханов. «Хәзер спорт үзәген яңарту эшләре алып барыла, Мәдәният сарае торгызылачак, Боз сарае эшли, - диде ул. – Бу аллея шәһәр кешеләре килеп йөрү урыны булачак. Планнарыбыз зур».

Ян Юдин монументын торгызу, Дан аллеясын төзекләндерү эшләре 2018 елның икенче яртыеллыгында башланган. Нәтиҗәдә, монументның нигезе ныгытылган, төзекләндерлгзн мәйданга табигый таш салынган. Дан аллеясы территориясе яшелләндерелгән, балалар мәйданчыгы төзекләндерелгән, кече архитектура формалары куелган.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International