Бүген ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсендә 2019 елда Татарстан Республикасында балалар сәламәтләндерү лагерьларын төзү һәм төзекләндерү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрелде. Чара идарәнең Яр Чаллы, Көньяк-Көнчыгыш һәм Көнбатыш территорияләре белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Киңәшмәне ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе директоры Марат Айзатуллин уздырды.
2019 елда республика программсы кысаларында 21 объектта капиталь төзекләндерү-төзелеш эшләре башкару каралган.
Киңәшмә барышында объектларда төзелеш-мантажлау эшләренең барышы турында оператив мәгълүмат китерелде.
Фикер алышуда шулай ук ТР яшьләр эшләре министры урынбасары Ринат Садыков, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, проект һәм подряд оешмалары вәкилләре катнашты.