Казан үзәгендә 1867 елда төзелгән бинаны торгызу эшләре тәмамланды. Аны реконструкцияләүгә республика казнасыннан 72,8 млн. сум акча бирелгән. Бинаны төзекләндерү үзенчәлекләре турында журналистларга Татарстан Республикасының инвестиция-төзелеш баш идарәсе директоры урынбасары Станислав Шырыбыров сөйләде.
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хәзерге заман сәнгате галереясендә булды. Ремонт эшләренең заказчысы – ТР Главинвестстрой, генераль подрядчысы – «Реставратор» ҖЧҖ компаниясе. Проект-смета документациясе «Татинвестгражданпроект» институты тарафыннан эшләнгән. Ремонт эшләре 2017 елда башланган булган. Ремонтка чыгымнар 343 млн. сум тәшкил иткән.
Бүген ТР Инвестиция-төзелеш баш идарәсе директоры Марат Айзатуллин Әстерхан өлкәсенең “Капиталь төзелеш идарәсе” ДКУ вәкилләре – идарәнең директоры Ирина Хваткова, аның төзелеш комплексы буенча урынбасары Эльбек Газгиреев һәм хокук мәсьәләләре буенча урынбасары Татьяна Карпович белән очрашты.
Бүген Арча муниципаль районында 140 урынга балалар бакчасы ачылды. Мәктәпкәчә тәрбия оешмасының мәйданы якынча 2,6 мең квадрат метр тәшкил итә.
Капиталь төзекләндеру кысаларында бинаның диварларын җылыту, тышлау эшләре башкарылган, керү юлы мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен җайлаштырылган. Объектта шулай ук , яңа тәрәзәләр куелган һәм инженер-техник тәэмин итү челтәрләре алмаштырылган.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Федераль архив агентлыгы җитәкчесе Андрей Артизов республиканың Архив хезмәтенең 100 еллыгы көнендә Татарстан Дәүләт архивының яңа бинасын карадылар. Анда ТР Инвестиция-төзелеш баш идарәсе директоры Марат Айзатуллин катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия ЭЭМның Лаеш районы буенча бүлекчәсе бинасын капиталь ремонттан соң ачуда катнашты. Татарстан Республикасы Президенты яңа бинаны карап чыкты, полиция хезмәткәрләренең эш шартларын бәяләде. Бина буенча экскурсияне Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин һәм Россия ЭЭМның Лаеш районы буенча бүлекчәсе башлыгы Радик Егоров уздырды. Чарада Татарстанның инвестиция-төзелеш баш идарәсе директоры Марат Айзатуллин катнашты.
Бүген Әлмәттә су спорты төрләре белән шөгыльләнү өчен яңа «Мирас» спорт-савыктыру комплексы ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Әлмәт мунициципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин, Татарстан Республикасының инвестиция-төзелеш баш идарәсе директоры Марат Айзатуллин, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасының инвестиция-төзелеш баш идарәсе директоры Марат Айзатуллин «2018 елда амбулатор-поликлиника учреждение биналарын капиталь төзекләндерү» программасын гамәлгә кую мәсьәләләренә багышланган киңәшмә уздырды. Чара Татарстанның инвестиция-тозелеш баш идарәсендэ Яр Чаллы, Көньяк-Көнчыгыш һәм Көнбатыш җирле бүлекләре белән видеконференцэлемтә режимында узды. Анда шулай ук ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры уранбасары Илдур Насыров, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, проект һәм подряд оешмалары вәкилләре катнашты.
Бүген Татарстанның инвестиция-төзелеш баш идарәсендә 2018 елда Татарстан Республикасында җәмәгать урыннарын үстерү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды. Чара ТР ИТБИның Яр Чаллы, Көньяк-Көнчыгыш һәм Көнбатыш җирле булекләре белән видеоконференцэлемтә режимында үтте. Киңәшмәне Татарстанның инвестиция-төзелеш баш идарәсе директоры Марат Айзатуллин үткәрде.