Республиканың Кайбыч һәм Нурлат муниципаль районнарында авыл җирлеге советы биналарын төзекләндерү эшләре тәмамлынды. Объектлар “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлек җирлекләрендә башкарма комитет (совет) биналарын төзү һәм капиталь төзекләндерү” республика программасы кысаларында төзәтелгән.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда яңартылган А.С. Пушкин исемендәге Мәдәни үзәктә булды. Аны ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе директоры Марат Айзатуллин озата йөрделәр.
ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсендә 2019 елда Татарстан Республикасында гомум белем бирү учреждениеләре төзү мәсьәләләре буенча киңәшмә булды. Киңәшмәне Баш инвестиция-төзелеш идарәсе директоры Марат Айзатуллин уздырды. Анда шулай ук проект һәм подряд оешмалары вәкилләре катнашты.
ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе директоры Марат Айзатуллин Казанның социаль-мәдәни билгеләнештәге объектларында төзәтү-реставрация эшләренең барышы белән танышты.
Беренче булып, Марат Айзатуллин Казанның Киров районында урнашкан Алафузов театры бинасында тукталды. Ике катлы бинаның гомуми мәйданы 3 мең квадрат метрдан артык. Биредә түбә, нигез ремонтлау, тәрәзәләрне алмаштыру, интерьерны торгызу һәм башка эшләр каралган.
Бүген ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсендә 2019 елда Татарстан Республикасында балалар сәламәтләндерү лагерьларын төзү һәм төзекләндерү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрелде. Чара идарәнең Яр Чаллы, Көньяк-Көнчыгыш һәм Көнбатыш территорияләре белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Киңәшмәне ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе директоры Марат Айзатуллин уздырды.
Республикада быел 22 ветеринария хезмәте бинасын төзекләндерү өчен 29,6 млн. сум акча бирелә. Бүгенге көндә программа 85 процентка үтәлгән.
Бүген Казанның Юдино бистәсендә ремонт-реставрация эшләреннән һәм территорияне төзекләндерүдән соң Дан аллеясы ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Горький тимер юлы башлыгы Анатолий Лесун, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе директоры Марат Айзатуллин һәм башка рәсми затлар катнашты.
Татарстан Республикасы Апас районының Иске Йомралы авылында капиталь төзекләндерүдән соң фельдшер-акушерлык пункты ачылды.
Дәвалау учреждениесе авыл клубы белән бер бинада урнашкан. Төзекләндерү эшләре республика программасы ярдәмендә башкарылган.
Татарстан Республикасы Питрәч районынының Кощак авыланда яңа дәвалау амбулаториясе ачылды. Учреждение Кощак, Богородск, Көек авылларында яшәүче барлыгы 9 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтәчәк.
Бүген Россия янгын сүндерү хезмәтенә 370 ел тулуга багышланган бәйрәм чаралары кысаларында реконструкцияләнгән 48 нче янгын сүндерү-коткару бүлеге биналары комплексының рәсми ачылышы узды. Бу чарада ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.