Теләче районында яңа күпфункцияле үзәк ачылды

2019 елның 2 декабре, дүшәмбе

ТР Теләче муниципаль районының Югары Мәтәскә авылында яңа күпфункцияле үзәк бинасын ачу тантанасы узды.

150 квадрат метрлы үзәк төзелеше өчен республика казнасыннан 7 млн. сум акча бүленгән. Яңа объект 2019 елда Татарстан Республикасында авыл клубларын төзү республика программасы кысаларында төзелгән.

Күпфункцияле үзәк фельдшер-акушерлык пункты һәм 50 урынга исәпләнгән авыл клубы белән бер бинада урнашкан. Барлык бүлмәләр дә кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International