Чистай районының Кузбасс авылында төзекләндерелгән мәдәният йорты ачылды

2019 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе

ТР Чистай муниципаль районында капиталь төзекләндерүдән соң мәдәният йортын ачу тантанасы узды.

Яңартылган бинаны ачу тантанасына муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галина Задворнова, мәдәният бүлеге башлыгы Наталья Ларионова һәм авыл халкы килгән иде.

Мәдәният йортын капиталь ремонтлау «Мәдәни мохит» федераль проекты кысаларында «Мәдәният» милли проекты ярдәмендә мөмкин булды.

Ремонт кысаларында объектның түбәсе, ишек-тәрәзәләре алыштырылган, җылыту системасы төзекләндерелгән эчке бизәкләү эшләре башкарылган.

Бәйрәмнең тантаналы өлешеннән соң кунаклар мәдәният йорты эченә узды, анда урнашкан китапханә, тамашачылар һәм өстәмә белем бирү түгәрәкләре залларын карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International