ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә Марат Айзатуллин социаль-мәдәни объектлар һәм торак төзү буенча республика һәм федераль программаларны гамәлгә ашыру планнары турында сөйләде. Киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
«Сандугач» торак комплексында (Казанның «Салават Күпере» торак районының икенче кварталы) йортларга күчү башланды, Казанның 276 гаиләсе яңа фатир ачкычлары алды.
2022 елның 6 октябреннән 7 октябренә кадәр «Татарстанның 100%» циффрлы мәйданчыгында ел саен уздырыла торган «Территорияләрне төзү һәм үстерү» онлайн-форумы узачак. Халык өчен төп темаларның берсе — төбәкне төзекләндерү һәм гомумән төзелеш тармагына багышланган чарада шәһәр төзелешеннән алып ТКХга кадәр булган мәсьәләләрнең киң исемлеге турында фикер алышачаклар.
«Росатом» дәүләт корпорациясе вәкилләре, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, шулай ук Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы ярдәмендә, «Мәгълүмати модельләштерүнең бердәм системасы» (ЕСИМ) стандартлары системасы кысаларында мәгълүмат модельләштерү өлкәсендәге төп милли стандартлар проектлары турында фикер алыштылар. Бүген ТР Төзелеш министрлыгында министр урынбасары Владимир Кудряшев җитәкчелегендә киңәшмә узды.
Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә доклад укыды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Сколковода «Төзелеш өлкәсендә дәүләт заказы белән идарә итүгә заманча карашлар» дигән стратегик сессия узды. Дискуссияләр темасы - торакны сафка бастыру, авария хәлендәге торак фондыннан күчерү, капиталь кертемнәргә яңа алымнар, шулай ук төзелеш секторы командаларына карата таләпләр һәм төбәкләрдә төзелеш комплексы белән идарә вертикален формалаштыру булды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Зилант” станциясендә Казан метросының 2 нче линиясе аралыгын эшләтеп җибәрү тантанасында катнашты.
17-24 сентябрьдә КДАТУ мәйданчыгында архитектура, дизайн һәм сәнгать буенча иң яхшы чыгарылыш квалификация эшләренең XXXI Халыкара смотр-конкурсы булачак.
Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрылыгында «түгәрәк өстәл» утырышы узды. Киңәшмәдә проект документларына экспертиза үткәрү, этаплары, смета бәясенең дөреслеген билгеләү мәсьәләләре каралды.
Татарстан Республикасы Саранскида узган «Яшь профессионаллар» - 2022 илкүләм чемпионатында икенче урынны алды. Республика җыелма командасыннан 96 конкурсант һәм 74 эксперт 115 медаль һәм 59 медальон яулады.