Республикада социаль-мәдәни өлкә объектларын һәм КФЙ капиталь ремонтлау финал стадиясендә

2022 елның 3 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасында социаль-мәдәни өлкә объектларын, инженерлык инфраструктурасын һәм күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасының төп өлеше  тәмамланган, яки тәмамлау стадиясендә тора.  Бу хакта ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

«Мәгариф» өлкәсендәге объектларны капиталь ремонтлау 98% ка үтәлгән – 119ның 5сен эш дәвам итә. Сәламәтлек саклау өлкәсендә беренчел звено объектларын ремонтлау 99% ка үтәлгән. Программа чараларының гомуми үтәлеше 93% дип бәяләнә. «Мәдәният» өлкәсендә 7 объект тапшырылган, ТМЭНЫҢ гомуми үтәлеше 97% дип бәяләнә. Спорт линиясе буенча агымдагы елның 23 объектыннан 4 се тәмамланмаган.

«Торак фонды мониторингы» дәүләт мәгълүмат системасы мәгълүматлары буенча күпфатирлы йортларга капиталь ремонт эшләре 97,5% ка үтәлгән. 753 йортның 507сендә эшләр тулысынча тәмамланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International