Марат Айзатуллин II Халыкара төзелеш чемпионаты кысаларында үткәрелгән чараларда катнашты

2022 елның 7 октябре, җомга

Бүген ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин «Сәламәтлек архитектурасы - MES 2022» XIV халыкара фәнни-гамәли конференциясендә, регионнарның үсеш двигателе буларак Сәнәгать төзелеше пленар утырышында, төзелеш белән хезмәттәшлек буенча Хөкүмәтара советның XLIII утырышында катнашты. Чара «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә II Халыкара төзелеш чемпионаты кысаларында узды.

Сәламләү сүзе белән «Сәламәтлек архитектурасы-mes 2022» XIV халыкара фәнни - гамәли конференциясендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин чыгыш ясады. Конференциянең модераторы Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина булды. Чарада видеоэлемтә режимында Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко һәм РФ төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин катнашты.

Алексей Песошин сүзләренчә, бүген Татарстан төрле өлкәләрдә киң колачлы амбициоз проектлар гамәлгә ашыра, аларның төп максаты – кешенең тормыш сыйфатын күтәрү. Бу яшәү һәм эшләү, сәламәтлек һәм ял итү өчен уңайлы шартлар тудыруны үз эченә ала. «Бу юнәлештә зур эш республика программалары һәм илкүләм проектлар кысаларында алып барыла. 2021 елда гына да 1,2 мең яңа төзелгән һәм 3,5 мең социаль әһәмиятле объект ремонтланган. Бу саннар артында тормышлары яхшы якка үзгәрә торган конкрет кешеләр, гаиләләр тора»,-диде Татарстан Республикасы Премьер-министры.

Ул ассызыклаганча, республикада күп фатирлы йортларны, мәгариф объектларын, сәламәтлек саклау учреждениеләрен төзү һәм ремонтлау буенча социаль әһәмиятле программаларны гамәлгә ашыру дәвам итә. Бу әйләнә-тирә мохитнең конкрет үзлекләрен исәпкә алып, җәмәгать урыннарын проектлауга яңа перспективалы карашлар эзләүне таләп итә, алар кулланучының мәнфәгатьләренә 100% буйсынырга тиеш.

Алексей Песошин сүзләренчә, биналар төзелешендә кулланыла торган материаллар һәм климат җиһазлары да мөһим роль уйный. Эшкә яңа мәгълүмати технологияләр кертү хезмәт күрсәтүнең сыйфатын контрольдә тоту, төрле технологик процессларны автоматлаштыру һәм стандартлаштыру системасын камилләштерүгә ярдәм итә. Татарстан Республикасы Премьер-министры Сәламәтлек саклау объектларының технологик, медицина һәм инженерлык җиһазларына бай җәмәгать биналарының катлаулы төренә керүенә игътибар итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International