Марат Айзатуллин республиканың төзелеш потенциалын тәкъдим итте

2022 елның 6 октябре, пәнҗешәмбе

II Халыкара төзелеш чемпионатының тантаналы ачылышы «Казан Экспо» күргәзмә комплексы мәйданчыгында узды.

Демонстрация стендларын  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин һәм «Росатом» ДК генераль директоры Алексей Лихачев карады.  Татарстанның төзелеш потенциалын ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин тәкъдим итте.

«Татарстан Идел буе федераль округында алда бара һәм файдалануга тапшырыла торган торакның еллык күләме буенча Россия Федерациясенең ТОП-6 төбәгенә керә. 2021 елда республикада рекордлы 3 млн 11 мең кв. м. торак фонды кертелде» - дип хәбәр итте кунакларга ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы.

Марат Айзатуллин билгеләп үткәнчә, мондый күләмдә торак төзелешен тәэмин итү өчен төзүчеләрнең күпсанлы һәм алга киткән коллективы кирәк - хәзер республикада 108 төзелеш оешмасы эшли, 205 КФЙ 2 млн кв.м. торак мәйданы белән төзелеш алып барыла.

Төзелеш процессын оештыру программа алымы ярдәм итә. 2020 елда башланган «Безнең ишегалды» программасы Россия масштабында моңарчы күрелмәгән булган. Ике ел дәвамында программа кысаларында 2167 ишегалды территориясе төзекләндерелде, агымдагы елда 1 212 ишегалды буенча эшләр тәмамланачак.

Исегезгә төшерәбез, бу көннәрдә Казанда Казан Экспо Халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында сәнәгать төзелеше өлкәсендә һөнәри осталыкның II халыкара чемпионаты уза. Чемпионат Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм «Росатом» атом энергиясе буенча дәүләт корпорациясе тарафыннан 2020 елда оештырылды. Беренче Чемпионат 2021 елда Сочи шәһәрендә узды, ә 2022 елда Казан сәнәгать төзелеше өлкәсендә һөнәри осталыкның II халыкара чемпионатын уздыру хокукын яулады.

Чемпионат катнашучыларның уникаль осталыгын һәм һөнәри осталыгын күрсәтү өчен бик яхшы мәйданчык. Чараның төп максаты - эшче һөнәрләрнең абруен күтәрү һәм популярлаштыру, халыкара базарда Россия төзелеш продукциясе предприятиеләренең конкурентлыкка сәләтлелеген арттыру һәм сәнәгать төзелешендә стратегик бурычларны хәл итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International